

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәлиуллина Ләйсән
Рәдил кызы
Туган тел –халыкларның рухи байлыкларын күрсәтүче генә түгел, бәлки яхшы киңәшче дә. К.Д.Ушинский.

Мин туган теленә гашыйк булган гади авыл кызы. Гүзәл Башкортстанның Балтач районы Тучыбай авылында туып үскәнмен.
Әти-әнием өчен кадерле бала, туганнарым өчен апа, сеңел, ирем өчен сөекле тормыш иптәше, балаларым өчен кайгыртучан әни, хезмәттәшләрем өчен хөрмәтле коллега, ә укучыларым өчен яраткан укытучы...
Укытучы булу теләге минем бала-чагымнан ук яралган. Беренче укытучым Венария Әскать кызы Хабипова бу һөнәргә карата мәхәббәт орлыкларын салды. Мин аңа охшарга тырышып, башлангыч сыйныфларда укыганда дәрестән соң өйгә кайткач, үземнән кече кызлар белән укытучы булып уйнаганым әле дә булса күз алдымда. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, укытучы булу теләге Бөре дәүләт педагогия институтына алып килде. Институтны уңышлы тәмамлап, хезмәт юлымны Нефтекама шәһәренең 7 нче санлы урта мәктәбендә башладым, бүгенге көнгә кадәр шунда эшләп йөрим.

Ә ни өчен туган тел укытучысы? Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар?
Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәр өйрәнәбез. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, киңәшәләр, сәламләшәләр, татулашалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр.Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк.
Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”,”әтием”,”абыем”,”энем”, ”сөеклем”, ”улларым”, ”кызым”, дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, якыннарыңа ярату хисен, бары тик, туган телдә генә җиткереп була. Әниләребезне ничек яратсак, туган телне дә шулай яратырга кирәк. Шунлыктан, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларны татар телендә бер-берсен аңларга, бер-берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым. Ә туган телгә сөю, иң беренче чиратта, гаиләдән башлана. Шуңа да без өйдә тормыш иптәшем белән бары тик татар телендә генә аралашабыз, татар әдипләренең китапларын укыйбыз, халкыбыз җырларын тыңлыйбыз. Безгә карап, балаларыбыз да туган телгә тартыла-өлкәннәре милли йолаларыбыз белән кызыксына, кече кызыбыз яратып татар әкиятләрен укый.
Кояш җирне җылытса, ә татар телебездә аралашу күңелебезне җылытсын, баетсын. Телебезнең гомере кояш гомередәй озын булсын, җир йөзендә милләтебез югалмасын, киләчәге өметле һәм ышанычлы булсын.
Татар телем-газиз туган телем,
Күңелемнең илһам чишмәсе.
Аның назларына төренеп туа
Тормышымның һәрбер иртәсе.
Һәр таң саен миңа туган телдә:
“Саумы”,-диеп дәшә каеннар.
Туган телдә горур аңлашудан
Безнең өчен артык нәрсә бар?
Кайберәүләр телен вата-җимерә
Сөйләшергә тырыша башкача.
Ә без-татар, татар булып туган
Һәм яшәргә тиеш татарча.